Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта "фанфурик"лар төялгән машина тоткарланган

Май аенда эчке эшләр министрлыгының Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре төнге 12 сәгатьтә Газель машинасын туктата.

Руль артында Киров өлкәсе гражданины К. була. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен машинаның төнге сәгатьләрдә авыр йөк белән хәрәкәт итүе шикләндерә.
Тикшерү барышында йөк транспортыннан халык телендә "фанфурик" дип йөртелгән 12500 флакон спиртлы продукция табыла. Алга таба үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре дәүләт стандартлары таләпләренә туры килмәвен күрсәтте. Үткәрелгән административ тикшерүдән соң Арча территориаль органы белгечләре лицензиясез эшкуарлык эшчәнлеге алып барган өчен административ беркетмә төзеде һәм агымдагы елның ноябрендә әлеге эш карау өчен судка тапшырылды.

Татарстан Республикасы дәүләт Алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы.
Гөлзидә Газизулина тәрҗемәсе.
Фото: realnoevremya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250