Кеше һәм закон

Ел башыннан Татарстан Эчке эшләр министрлыгында югалганнарны эзләү турында 282 мөрәҗәгать теркәлгән

2025 елда хәбәрсез югалган 138 кешенең 116сын тапканнар

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында агымдагы ел башыннан бирле югалганнарны эзләү турында 282 мөрәҗәгать теркәлгән.  Бу күрсәткечләр узган елның шул ук чоры саннарыннан азрак. 2025 елда хәбәрсез югалган 138 кешенең 116сын тапканнар.

Хәзер 520 кеше эзләнә. Полиция хезмәткәрләре һәм эзләүче-волонтерлар чаң суга –  2026 елның беренче ярты елында Эчке эшләр министрлыгына балаларны эзләү турында 57 гариза кергән, шуларның 19ын әлегә таба алмаганнар. Сәбәпләре – өйдәге ызгышлар, мәктәптәге проблемалар.

Вести Татарстан

 


Нет комментариев