Хәрби комиссариаттан качып йөрсәң – ирегеңнән мәхрүм ителергә мөмкинсең
Кеше һәм закон

Хәрби комиссариаттан качып йөрсәң – ирегеңнән мәхрүм ителергә мөмкинсең

Балтач егетләре, хәрби комиссариатка барудан бер сәбәпсез качып йөрүгә җаваплылык каралган. Повестка буенча бер сәбәпсез хәрби комиссариатка бармыйча калсаң, нинди җаваплылык каралган. Сүзебез шул турыда...

Запаста булмаган гражданнар хәрби комиссариат җибәргән повестка белән билгеләнгән вакытта хәрби хезмәт башланганчы медицина тикшеренүенә, чакыру комиссиясе утырышларына килергә тиеш. Бер сәбәпсез хәрби хезмәткә баруга кагылышлы чараларга килмәгән очракта җаваплылык каралган. РФ Җинаятьләр кодексының 328нче маддәсенең 1нче кисәгенә ярашлы рәвештә, качып йөрүчегә 200 мең сумга кадәр яисә хезмәт хакы күләмендә штраф салынырга, яисә ул 2 елга кадәр мәҗбүри эшкә җибәрелергә, 6 айга кадәр арест салынырга, яисә 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин, дип кисәтә белгечләр.
Фото: krasproc

250

Нет комментариев