Янгын торак йорт һәм мунчаны юкка чыгарган
Кеше һәм закон

Янгын торак йорт һәм мунчаны юкка чыгарган

Янгын чыгуның якынча фаразы — электр чыбыкларын монтажлау кагыйдәләренең үтәлмәве.

Янгын Кукмара районында торак йорт һәм мунчаны юкка чыгарган. Фаҗига Аш-Буҗи авылында килеп чыга, дип яза «Хезмәт даны» газетасы. 

Кичә сәгать 01.07дә Кукмара районының Аш-Буҗи авылы, Дорожная урамында торак йорт яну турында хәбәр алына. Бу хакта районның 117нче янгын-коткару хезмәте начальнигы Илмир Хәбибрахманов хәбәр итә. 

Янгын вакытында 115 квадрат метр мәйданда торак йорт, веранда, мунча кара күмергә әйләнә, 9 квадрат метр мәйданда каралтының түбәсенә зыян килә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгын чыгуның якынча фаразы — электр чыбыкларын монтажлау кагыйдәләренең үтәлмәве.

фото: районның 117нче янгын-коткару хезмәте


янгын

Нет комментариев