Иске Салавычта эшмәкәрдән янап акча таләп иткәннәр
Кеше һәм закон

Иске Салавычта эшмәкәрдән янап акча таләп иткәннәр

3 сентябрь көнне Иске Салавыч авылында кибет тотучы 60 яшьлек ир кибет ишегененә кыстырып куйган, 50 мең сум акча сорап язган аноним хатка юлыга.

Хаттан күренгәнчә, акчаны бирмәгән очракта кибеткә ут төртү белән яныйлар. Ә акчаны Бөрбаш авылы янында калдырырга таләп итәләр.

Полиция хезмәткәрләре шикле кешеләрне тоткарлау буенча план әзерли. Эшмәкәр полиция хезмәткәрләренең күзәтүе астында әлеге планны тормышка ашыра.

Кич белән полицейскиелар билгеләнгән урынга куелган акчаны алганда өч егетне кулга ала. Кулга алынучылар Кукмара районының Кече Чура авылының 22, 19, 16 яшьлек егетләре була. Алар үз гаепләрен тулысынча таный. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.
Чыганак: ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте
Фото: http://today.29ru.net/habarovsk/2015-05-08/news/

250

Нет комментариев