Кеше һәм закон

Район һәм авыл Сабантуйларында спиртлы эчемлекләр сатылмаячак

Массакүләм спорт уеннары һәм бәйрәмнәре үткәрелә торган урыннарда спиртлы эчемлекләр сатуны тыя торган 2005нче елгы Россия Федерациясе Законы бар.

Шуннан соң да аларны сату тәртипләре турында өстәмә законнар чыкты. Быелгы район һәм авыл Сабантуйларында алар үтәләчәк һәм Сабантуйларда бернинди дә спиртлы эчемлекләр, хәтта пиво да сатылмаячак. Сәүдә белән килергә уйлаган төрле оешма вәкилләрен, шәхси эшмәкәрләрне бәйге урыннарына спиртлы эчемлекләрнең бөтенләй кертелмәячәген, качырып алып кергән очракта, саллы штрафлар салыначагын искәртәбез.
Фото: http://newsprom.ru/news/Obschestvo/197540.html

250

Нет комментариев