Районыбыз башлыгы исеменә Казанның бер колледжыннан хат килгән, анда Балтачның бер авылыннан килеп укучы егетнең үз-үзен тотышы аларны борчу турында хәбәр ителгән. КДН комиссиясенә беренче курс студентының әнисе чакырылып, аннан улының ни сәбәпле дәрес калдырулары соралды, ә ул тыныч кына уку елы башланганнан алып аның улы белән булган маҗараларны сөйләде....
Тагын бер малай белән булган вакыйга турында ишетергә туры килде комиссия эшчәнлеге барышында. Бу юлы башлангыч сыйныф баласы турында сүз бара. Ул әнисенең эшенә, ягъни фермага бара һәм биредә аны әнисенең хезмәттәше каршы ала. Әлеге апа бала миңа сүгенде ди, аннан соң мин аның авызына суктым ди. Ә малайның әнисе улым бөтен кеше белән исәнләшеп, саубуллашып йөри, шушы хатын белән генә килешә алмый, чөнки ул аны үзе гел мыскыл итә ди. Улым түзмәгәндер шуңа сүгенгәндер ди. Нәрсә генә булмасын, малай комиссия каршында җавап тотты, ә теге хатынга карата җинаять эше ачылып, суд аңа 60 сәгатьлек мәҗбүри эш эшләргә дигән карар чыгарган. Менә шулай җәмәгать, авызыңны үлчәп ачмасаң бала дип тә тормыйлар, хәзер менеп төшәләр. Әллә заманасы шуңа бара, әллә үзебез әшәкеләндек.
Нет комментариев