Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гадел хөкем итү мөмкинлеген арттырырга өндәде
Рөстәм Миңнеханов судьяларга йөкләнешнең югары дәрәҗәдә булуын искәртте һәм аны киметү һәм гомумән, гадел хөкем итү дәрәҗәсен арттыру өчен эшкә заманча технологияләрне активрак кертергә тәкъдим итте
Татарстан судьяларының 2025 елда суд системасының эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсендә тармакта кадрлар кытлыгы, процессларны цифрлаштыру һәм судларның ачыклыгы мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 689 судья эшли. Район судлары аппараты ел ахырына 95% тәшкил иткән, җәмәгать судьялары буенча – 99%.
Рөстәм Миңнеханов судьяларга йөкләнешнең югары дәрәҗәдә булуын искәртте һәм аны киметү һәм гомумән, гадел хөкем итү дәрәҗәсен арттыру өчен эшкә заманча технологияләрне активрак кертергә тәкъдим итте.
- Цифрлаштыру-федераль үзәкнең, суд хакимиятенең һәм төбәк хакимиятләренең координацияләнгән тырышлыгын таләп итә торган комплекслы процесс. Татарстан Россиядә технологик үсеш лидерларының берсе санала һәм бу өлкәдә цифрлаштыру инициативаларына кушылырга әзер, – дип ассызыклады ул.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев