Дүрт тапкыр пычак белән яралаган ир-атның үле гәүдәсенә аның апасы кибеттә юлыккан.
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Казанның сантехника кибете директорын үтерүдә шикләнелгән ир-ат тоткарланган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, 34 яшьлек эшкуарны үтерүдә шикләнелгән ир-атны полицейскийлар Түбән Камада тоткарлаган.

Дүрт тапкыр пычак белән яралаган ир-атның үле гәүдәсенә аның апасы кибеттә юлыккан. Мәет янында өч пычак тапканнар. Тикшерүчеләр җинаять урыныннан эшкуарны үтерүдә шикләнелгән җинаятьче сурәтләнгән видеокамера язмаларын да алган.
Нет комментариев