Россия Социаль фонд кайнар линиясенә 56 мең татарстанлы шалтыраткан
Халыкны пособие түләү, иминият һәм тупланма пенсияләр, хастаханәләрне рәсмиләштерү һәм инвалидларны кирәкле тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү кызыксындыра
Агымдагы ел башыннан Социаль фондның Бердәм контакт-үзәгенә Татарстанда яшәүче 56 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Көн саен сорауларга нибары 17-18 хезмәткәр җавап бирә, дип сөйләделәр Россия Социаль фондның республика буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.
Халыкны еш кына бердәм пособие түләү, иминият һәм тупланма пенсияләр, хастаханәләрне рәсмиләштерү һәм инвалидларны кирәкле тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү кызыксындырган.
Төбәк бүлеге башлыгы Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, Россия Социаль фонда эш бирүчеләр өчен аерым кайнар линия эшли. Анда пособиеләр билгеләү һәм түләү, хисап бирү, имгәнүләр һәм һөнәри авырулар очрагына иминият кертемнәре, производствода бәхетсезлек очракларын тикшерү һәм башка сорауларга җавап алырга мөмкин.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев