Штрафын түләмәс өчен, машинамны урладылар дигән
Кеше һәм закон

Штрафын түләмәс өчен, машинамны урладылар дигән

59 яшьлек Казан кешесе әнә шундый ялган мөрәҗәгате өчен гаепле дип табылган.

Узган елның ноябрендә абзый кеше машинасын шофер таныклыгыннан азат ителгән улына бирә, ә үзе штарф түләмәс өчен полициягә машинамны урладылар дип хәбәр итә. ТР Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ялган мәгълъмат бирүче гаебен тулысынча таный. Суд карары нигезендә әлеге иргә 10000 сум күләмендә штраф салына.
Чыганак: evening-kazan.ru
Фото: alljus.ru

250

Нет комментариев