15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстанда авыр йөк машиналары өчен төбәк һәм муниципальара әһәмиятендәге юлларда чикләүләр кертелә.
Хәрәкәтне чикләү азык-төлек продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, орлык фонды, ашламалар, ягулык ташый торган, йөк авырлыгы 16 тоннадан артмаган, шулай ук табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташуга, халыкара йөк ташуларга һәм пассажирлар ташучы автобусларга кагылмый.
Чыганак: intertat.ru
Нет комментариев