Төзелеш мәйданында янгын чыккан
Кеше һәм закон

Төзелеш мәйданында янгын чыккан

Янгынны сүндерүдә 2 берәмлек янгын сүндерү техникасы җәлеп ителгән.

5 май кичке сәгать уннар тирәсендә ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына Светлая урамындагы 28 нче йорт янындагы төзелеш мәйданчыгында янгын турында хәбәр килә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгынны сүндерүдә 2 берәмлек янгын сүндерү техникасы җәлеп ителгән. Зыян күрүчеләр юк.

Агентлыкка билгеле булганча, 1600 мм диаметрлы торба эчендә пластик детальләр янган.

 


янгын

Нет комментариев