Укучыларының язгы каникуллары башланырга да санаулы вакыт калып бара.
Димәк, балалар күбрәк вакытларын урамда үткәрәчәк.Бу исә юлларда балалар катнашындагы юл һәлакәтләре артуына китерә. Мондый фаҗигаләрне булдырмау өчен, мәктәпләрдә бүгеннән үк, аңлату эшләре алып бара башладылар. 13 марттан исә мәктәпләрдә ЮХИДИ инспекторлары, муниципаль полицийскилар һәм балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлары булып, чыгышлар ясаячак. Алар язгы чорда юлларда үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре турында искә төшерәчәк.
Фото: www.vmichurinske.ru
Нет комментариев