31 май — Балтач бистәсендә Әрәпә
Көн темасы

31 май — Балтач бистәсендә Әрәпә

Гореф-гадәтләребезне саклап яшәү бәрәкәтле киләчәккә юл ачар.

Мәгълүм булганча, 8-9 июнь Балтач районында Сабантуйлары гөрләячәк. Аңарчы милли гореф-гадәтләребезне яңартып Әрәпә җыю булачак.

Гармун-тальян моңнары, милли киемнәрдәге кызлар-егетләр Сабантуйга бүләкләр, йомырка җыячак, бала-чагага ил-көннең бәрәкәте, иминлеге өчен тәм-том өләшенәчәк.

31 май — Балтач бистәсендә әрәпә булыр дип көтелә. Хөрмәтле бистә халкы, матур күренештән читтә калмыйк, әби-бабалардан калган традицияне хөрмәт итеп, Сабантуйга бүләкләр әзерләп куйыйк. Гореф-гадәтләребезне саклап яшәү бәрәкәтле киләчәккә юл ачар.


Әрәпә

Нет комментариев