Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Җәйге минутларның кадерле икәнен игенче аңлый

Район буенча 1804 тонна бодай суктырып алынды

Районда “Дуслык” күмәк хуҗалыгында урып-җыю эшләренә елдагыча беренчеләрдән булып кереште. 2024 елда басуга 20 июльдә чыккан булсалар,  узган ел 26 июльдә көзге бодай суктырырга чыканнар иде. Агымдагы елда исә бу эшләр 23 июльдә башланды.

“Якты юл” хуҗалыгы мәйданнары төньяктарак урнашса да, чәчүгә иртәрәк чыгу сәбәпле, игеннәр инде өлгергән. Хуҗалык комбайнчылары бүгенге көнгә 360 тонна көзге бодайны амбар табагына инде озатылар. Комбайнчыларның күңеле көр, уңыш әйбәт, ватылмыйча эшләргә дә эшләргә инде, ди алар. Хәзергә суктыру буенча   районда бу иң зур күрсәткеч.       “Активист”, - 334, “Кызыл юл” – 292, Тимирязев исемендәге хуҗалык – 286, “Борнак” – 187, “Труд” – 115, “Маяк” хуҗалыклары 80 тонна бодай суктырып алдылар инде. Калган хуҗалыклар да уракка бүген-иртәгә төшәргә әзер.

Район буенча 1804 тонна бодай суктырып алынды.

“Кызыл юл”,   “Маяк”,  “Борнак” хуҗалыклары борчак уруга керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев