Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

«Апуш» иҗаты Балтач-Казан арасында дуслык күпере салды

«Апуш»лылар ярата да яраттыра да беләләр!

Норма авылы балалары шушы көннәрдә Г.Камал театрында кунакта булып кайтты. Алар «Апуш» студиясенең «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен тамаша кылды.

Әле күптән түгел «Апуш» студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркеме үзләре Балтач районына кунакка кайттылар, чөнки  Норма авылы балалары «Кечтүк» спектаклен бик ошатып, үзләре дә сәхнәләштерделәр, дип яза «Апуш» театр студисе үзенең Вконтакте битендә.

Бу юлы инде «Апуш» Балтачлыларны кунак итте. Иң элек Шәрык клубында остазлар – Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова кунакларга актерлык осталыгы, сәхнә теле буенча мастер-класс үткәрде, аннары Г.Камал театрында бергәләшеп спектакль карадылар. 

Тамашачылар барысы да спектакльне бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады, бик күп матур сүзләрен, теләкләрен җиткерде. Менә шулай «Апуш» иҗаты Балтач-Казан арасында дуслык күпере салды. Киләчәктә дә шундый матур очрашулар, яңа танышулар күп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев