Балтач егетләре «Авангард» җыенында катнаша
Көн темасы

Балтач егетләре «Авангард» җыенында катнаша

Егетләр хәрби әзерлек нигезләре буенча база белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен алачак

Балтач районы мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби хезмәт нигезләре буенча «Авангард» уку җыеннары башланды.

Бу чара ел саен яшьләрнең хәрби-патриотик тәрбиясен үстерү һәм аларны тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү максаты белән оештырыла.

Егетләр медицина, тактик, физик, техник әзерлек һәм хәрби топография чараларында катнашалар. Алар биредә беренче ярдәм күрсәтүне, тактик маневрларны, физик сынауларны һәм техника белән эш итүне өйрәнәләр, шулай ук хәрби топография буенча белемнәрен арттыралар.

- Программада каралган чаралар яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, рухи һәм физик яктан чыныктыру, егетләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә исәпләнгән, - ди ди чараны оештыручылар.

Җыеннарда Балтач, Арча, Саба районнары егетләре катнаша. 


хәрби җыен

Нет комментариев