Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач районы башлыгы «Романтик» лагеренда ял итүче балалар белән очрашты

Хәзер лагерь балаларыбызның күңеленә хуш килерлек, матурланган һәм үзенчәлекле территориягә ия булган чын мәгънәсендә заманча ял итү урыны

Бүген Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин «Романтик» балаларны сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар белән очрашты.

"Республика программасы ярдәмендә лагерь тулысынча төзекләндерелде. Заман таләпләренә җавап бирерлек, барлык уңайлыклары булган яңа йортлар сафка басты. Хәзер лагерь балаларыбызның күңеленә хуш килерлек, матурланган һәм үзенчәлекле территориягә ия булган чын мәгънәсендә заманча ял итү урыны.

Балаларның кәефе яхшы. Аларның көлгән тавышларын ишетү, шат йөзләрен күрү — иң зур бүләк. Лагерьның эшчәнлеге белән якыннан таныштым: шартлар искиткеч, персонал үз эшенең осталары" –  дип хәбәр итә Рамил Рәшитович үзенең социаль челтәрдәге битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Романтик лагеры