Балтач укучылары «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар
Көн темасы

Балтач укучылары «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар

Котлыйбыз!

9 гыйнвардан Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы старт алды. 

Беренче олимпиада 9-12 гыйнварда Казан шәһәренең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узды. Норма, Кече Лызи, Чепья, Сосна мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары инглиз теленнән «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар. 

Кече Лызи урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Артемьева Дарья (укытучысы Н. Ф. Хәкимов) олимпиада призеры булды. Котлыйбыз!!!


Нет комментариев