Балтачта әрәпә җыю булачак
Көн темасы

Балтачта әрәпә җыю булачак

Гармун-тальян моңнары, милли киемнәрдәге кызлар-егетләр Сабантуйга бүләкләр, йомырка җыячак, бала-чагага ил-көннең бәрәкәте, иминлеге өчен тәм-том өләшенәчәк

Мәгълүм булганча, 6-7 июнь Балтач районында Сабантуйлары гөрләячәк. Аңарчы милли гореф-гадәтләребезне яңартып Әрәпә җыю булачак.

Гармун-тальян моңнары, милли киемнәрдәге кызлар-егетләр Сабантуйга бүләкләр, йомырка җыячак, бала-чагага ил-көннең бәрәкәте, иминлеге өчен тәм-том өләшенәчәк.

28 май көнне 17.00 сәгатьтә Балтач бистәсендә әрәпә җыю булачак. Хөрмәтле бистә халкы, матур күренештән читтә калмыйк, әби-бабалардан калган традицияне хөрмәт итеп, Сабантуйга бүләкләр әзерләп куйыйк. Гореф-гадәтләребезне саклап яшәү бәрәкәтле киләчәккә юл ачар.

Исегезгә төшерәбез, Сабантуйлар 6 июнь - авылларда, 7 июнь - Балтач бистәсендә,13 июнь - Яр Чаллыда, 20 июнь - Казанда. 


Әрәпә

Нет комментариев