Балтачта «Минем шәҗәрәм» конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре билгеле булды
Беренче урын яулаган конкурс эшләре республика этабында катнашачак!
Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсының муниципаль этабына 1-3 төркем катнашучылардан 71 шәҗәрә кабул ителгән.
Конкурс 2018 нче елдан бирле даими уздырылып килә.
1 нче төркемдә Нөнәгәр урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Гафиуллина Диләрә, 2 нче төркемдә Норма урта мәктәбенең 8 нче Б сыйныфы укучысы Шиһабутдинов Риназ, 3 нче төркемдә Балтач урта мәктәбенең 10 нчы В сыйныфы укучысы Гарипова Эльвина беренче урын яулады.
Призлы урын алучыларның барысына да грамоталар, конкурска кергән башка эшләргә катнашу турында Балтач районы башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан сертификатлар тапшырылачак.
Беренче урын яулаган конкурс эшләре республика этабында катнашачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев