Балтачта Республика көне хөрмәтенә ат чабышлары уздырыла
Көн темасы

Балтачта Республика көне хөрмәтенә ат чабышлары уздырыла

29 август көнне районда, «Сабантуй» ял паркы янындагы мәйданда, Республика көне уңаеннан традицион ат чабышы ярышлары оештырыла.

«Республика көне» хөрмәтенә традицион ат спорты ярышлары уздырылачак.

Теркәлү вакыты — 9.00-10.20. Ярышлар — 10.30да башлана.

Ярышлар 6 төрдә узачак: 

1. Ике яшьлекләр — 1200м.
2. Ярымтокымлы бияләр — 1800м. 
3. Ярымтокымлы айгырлар — 1800м. 
4. Г арәп токымлы атлар — 1600 м.
5.Чиста токымлы бияләр — 1800м.
6. Чиста токымлы айгырлар — 1800м.

Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:

• саклагыч шлем (каска);
• паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
• 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.


ат чабышы

Нет комментариев