Безгә алмаш үсә: булачак коллегалар кунакка килде (фото)
Көн темасы

Безгә алмаш үсә: булачак коллегалар кунакка килде (фото)

Иҗади уңышлар телибез сезгә, кызлар!

Балтач урта мәктәбенең 6 сыйныф кызлары мәктәп директоры киңәшчесе Ләйсән Шакирова белән берлектә «Хезмәт» газетасында кунакта булып киттеләр.

Максатлары — редакция эше белән якыннанрак, тирәнрәк танышу иде.

Шунысын әйтергә кирәк, әлеге укучылар Балтач мәктәбендә Гөлнар Хәйруллина җитәкчелегендә чыгып килүче «Безнең тормыш» газетасының актив хәбәрчеләре.

Шулай ук кызлар күпләп газета-журналларга язылалар, аларның язмалары һәрдаим район, республика матбугатларында дөнья күрә.

Димәк, безгә алмаш үсә. Иҗади уңышлар телибез сезгә, кызлар!


Нет комментариев