Бүген сәгать 12.00дә Казан каласы үзәгендәге С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазыйфаларына керешү тантанасы - инаугурациясе булды.
Инаугурация барышы "ТНВ" телеканалында һәм "Татар-информ" МА сайтында туры эфирда трансляцияләнде.
Искәртеп үтик: ТР Президенты сайлаулары 13 сентябрь - бердәм тавыш бирү көнендә үткәрелде. Анда Рөстәм Миңнеханов өчен 2 млн 306 мең 844 кеше (сайлауга килеп гражданлык бурычын үтәгәннәрнең 94,4 проценты) тавышын биреп, ул 3 көндәшеннән өстен булды. ("Татар-информ").
Нет комментариев