Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Бүген Изге Пасха бәйрәме

Хөрмәтле православие динендәге райондашлар!

Сезне бөек бәйрәм — Изге Пасха белән котлыйм! Бу көн тормыш шатлыгын һәм яңарышны символлаштыра, игелеккә һәм гаделлеккә ышанычны ныгыта, халкыбызның тарихи тамырларын һәм тирән традицияләрен үзенчә аңларга ярдәм итә. Христосның яңадан терелүен дин тотучылар рухи яңарыш, әхлакый кыйммәтләргә тугрылык символы буларак кабул итә. Пасха бәйрәме һәр кешенең игелек һәм иҗат эшләре өчен тууын искә төшерә.
Бүген, бу катлаулы вакытта, шәфкать һәм сабырлык, мәрхәмәтлелек һәм гафу итү, патриотизм һәм якыннарга карата мәхәббәт күрсәтергә кирәк. Бу көн һәр йортка шатлык һәм өмет, яхшы кәеф, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен. Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт тынычлык, игелек, татулык, мәхәббәт һәм ышаныч хөкем сөрсен!


Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пасха