Ярышта Казахстан, Белоруссия, Әзербайҗан, Польша, Төркия илләреннән 49 спортчы көч сынашты.
19 −31 октябрь көннәрендә Төркиянең Кемер шәһәрендә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында Европа Чемпионатының шашка ярышлары узды.
Биредә Казахстан, Белоруссия, Әзербайҗан, Польша, Төркия илләреннән 49 спортчы көч сынашты.
Райондашыбыз Чулпан Габделганиева 3 төр ярышта алтын, көмеш һәм бронза медальләренә ия булды.
Чулпанны зур җиңүләр яулавы белән котлыйбыз. Афәрин!
Нет комментариев