Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Нечкәбил 2022» - «Гаиләнең унҗиде мизгеле» исеме астында XVII Республика матурлык, әниләр һәм гаилә конкурсының финал өлеше узды.
"Нечкәбил 2022" - "Гаиләнең унҗиде мизгеле " конкурсының финалы булды. Биредә Балтач районы данын Норма авылыннан Исрафиловлар гаиләсе яклады.
Гаилә кыйммәтләрен саклап яшәүче Исрафиловлар гаиләсендә дүрт бала - Әмир, Әнвәр, Айрат һәм Амелия үсеп килә.
Лиана һәм Булат Исрафиловлар гаиләсе икенче призлы урынны яулады һәм шулай ук конкурсның "Иң эшлекле гаилә" номинациясе призеры булды. Котлыйбыз, хезмәтләре һәм катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез! Горурланабыз!
Фотолар гаилә архивыннан
Нет комментариев