Камилә Гыйматдинова һәм Станислав Васильев район башлыгы грантына лаек булды. Котлыйбыз!
«Талантлар парады»нда ел дәвамында матур нәтиҗәләргә ирешкән укучыга район башлыгы гранты тапшырыла
Балтач мәдәният үзәгендә традицион «Талантлар парады» узды. Бәйрәм сәхнәсендә районыбыз мәктәпләренең уку алдынгылары, район, республика фән олимпидалары җиңүчеләре һәм призерлары, укучыларны ярышларга әзерләгән укытучылар, тәрбиячеләр хөрмәтләнде
Бүләкләү тантанасы барышында иң-иңнәргә Балтач муниципаль районы башлыгының, район башкарма комитеты җитәкчесенең, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
«Талантлар парады»нда ел дәвамында матур нәтиҗәләргә ирешкән укучыга район башлыгы гранты тапшырыла. Быел әлеге бәхет Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Камилә Гыйматдинова һәм Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Станислав Васильевка елмайды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев