Рания Шәймөхәммәтова «Нечкәбил 2023» конкурсында 1 урын яулады (фото)
Көн темасы

Рания Шәймөхәммәтова «Нечкәбил 2023» конкурсында 1 урын яулады (фото)

Бәйгедә Балтач данын Рания һәм Рафил Шәймөхәммәтовлар гаиләсе яклады.

Рания Шәймөхәммәтова «Нечкәбил 2023» конкурсында 1 урын яулады.

Казан шәһәренең В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында «Нечкәбил» аналар һәм гаилә гүзәллеге буенча XVIII Республика конкурсының финалы узды.

Бәйгедә Балтач данын Рания һәм Рафил Шәймөхәммәтовлар гаиләсе яклады.

Рания «Остаз» номинациясендә дә җиңеп, бәйгедә беренче урын яулады. Аның конкурска әзерләүдә ярдәм иткән гаиләсенә, якыннарына, хезмәттәшләренә, район мәдәният үзәге хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтебезне ирештерәбез.


Нет комментариев