Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Россия көне уңаеннан тәбрикләү сүзе

12 июньдә илебез тарихында үзенчәлекле дата – Россия көне билгеләп үтелә.

Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме илебезнең һәр төбәгенең, шул исәптән Татарстанның һәм туган районыбыз Балтачның да көчен һәм бербөтенлеген гәүдәләндерә. Безнең өчен әлеге бәйрәм — тынычлык, теләктәшлек, милли бердәмлек көне. Ул Ватанны ярату, туган җиребез белән горурлану, буыннар бәйләнеше кебек төшенчәләрне дә берләштерә.

Бүгенге көндә халкыбыз, ватанпәрвәрлек хисләре өстенлекле булган бөек тарихлы, бай мәдәниятле илдә, республикада яшәве, эшләве һәм тыныч тормыш алып баруы белән бик бәхетле.

Хәзерге Россия — көчле, бәйсез дәүләт. Ул үзенең милли мәнфәгатьләре сагында нык тора һәм елдан-ел үз позицияләрен ныгыта бара. Илнең абруе — аның төбәкләре, шәһәр-районнарының уңышларыннан һәм хезмәтеннән килә. Әлеге юнәлештә үз өлешебезне, көчебезне кертеп, без туган илебезнең өметле, күркәм киләчәген бергәләп төзибез.

Хөрмәтле райондашлар! Тарихи әһәмияткә ия шушы бәйрәм көнендә сезнең һәрберегезгә сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, хезмәтегездә уңышлар телим! Ватаныбыз белән һәрчак горурланып, бердәм булып, матур итеп гомер кичерик! 


Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия көне котлау сүзе