Сабантуйлар якынлаша. Быел ул район авылларда 8-9 июнь көннәрендә узачак.
7 июнь көнне Бөрбаш, Көшкәтбаш, Чутай — 13.00, Борнак — 14.00 авыл көне узачак.
Сабантуйлар 8 июнь көнне Арбор, Салавыч, Карадуган, Куныр, Норма, Пыжмара, Смәел (Шеңшеңәр, Ор), Сосна, Түнтәр, Чепья, Субаш авылларында 10.00, Яңгулда — 11.00, Аланда 13.00 сәгатьтә башлана.
Ә 9 июнь көнне Балтачыбызда үтәчәк Сабантуйга чакырып калабыз! Башлана 10.00 сәгатьтә.
Татар халкының иң яраткан һәм иң көткән бәйрәме елдагыча бик күңелле булачак. Милли бәйрәмебезне бергәләп үткәрик.
P. S. Кайсы авылда һәм сәгать ничәдә буласын, шулай ук үткәрелү көннәре үзгәргән очракта яңадан хәбәр итәчәкбез.
Нет комментариев