Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәбрикләү сүзе

9 декабрь — Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә

Хөрмәтле райондашлар!

9 декабрь — Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Ул төрле чорларда халкыбыз һәм дәүләтебез мәнфәгатьләрендә ихлас тырышлык куйган, сугышчан һәм хезмәт батырлык-лары кылган фидакарьләрне — Ватанның данлыклы улларын һәм кызларын хөрмәтләү йөзеннән булдырылды. Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары, Изге Георгий Ордены һәм Дан Ордены кавалерлары безнең өчен батырлык һәм кыюлык, үз-үзеңне аямыйча туган илгә хезмәт итү үрнәге булып тора.

Бүген без Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм соңгы дистә еллардагы хәрби конфликтлар барышында батырлык күрсәткән ватандашларыбызны хөрмәтлибез. Хәзер тарих яңа геройлар ясый, алар солдатлар һәм офицерлар, алар өчен патриотизм сүз генә түгел. Алар Украинада хәрби бурычларын үтиләр, үз тормышларын һәм сәламәтлекләрен кызганмыйча, илебез мәнфәгатьләрен яклыйлар. Балтач районы үз якташлары — геройлары белән горурлана. Алар безнең өчен батырлык һәм Ватанга чын күңелдән хезмәт итү үрнәге.


Хөрмәтле Ватан Геройлары! Сезнең батырлыкларыгыз — ватанпәрвәрлек һәм туган илгә мәхәббәт, намуслылык мисалы. Ул мәңге онытылмас һәм киләсе буыннарның хәтерендә калачак. Сез — илебез тарихы, намусы, горурлыгы һәм даны. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, күңел тынычлыгы һәм зур бәхет телим.

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау сүзе