Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру уңаеннан мөрәҗәгате

Сабантуйлары мөбарәк булсын!

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле дуслар!

 

Сезне татар халык бәйрәме Сабан туе уңаеннан ихластан тәбрик итәм. 

Буыннан буынга тапшырыла килгән халык зирәклегендә эш сөюнең, максатларга ирешкәндә гореф-гадәтләргә таянуныңмөһимлеге турындагы фикер чагылыш таба.

Мул уңыш җыеп алу һәм алгарышка яңа юллар ачу бары тырыш хезмәт аша гына мөмкин булуны ата-бабаларыбыздан беләбез. Борынгыдан мәгълүм 
бу хакыйкать хәзер дә әһәмиятен югалтмый. Сабан туен бәйрәм иткәндә без 
шуңа күрә дә иң беренче нәүбәттә республиканы һәм тулаем илне азык-төлек белән тәэмин итүгә зур көч салган игенчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә олы ихтирам белдерәбез. 

Гасырлар дәвамында кунакчыл мәйдан яшен-картын, төрле милләт һәм 
дин вәкилләрен үзенә җыя. Сабан туе күпмилләтле Татарстан халкының тату һәм 
бер-берсен мәдәни яктан баетып яшәвенә ачык мисал булып тора. Татар халкының милли бәйрәме Ватаныбызның бай мәдәни мирасы җәүһәрләреннән берсенә әверелде. Ул хәзер Татарстанда гына түгел, Россиянең күп төбәкләрендә, кайбер чит илләрдә дә зур уңыш белән уза. 

Сабан туенда очрашуны туган-тумача, авылдашлар, дуслар зарыгып 
көтеп ала. Җанга якын туган телдә аралашу, чорлар узып килгән йолаларны, традицияләрне яңарту һәркемнең җанына хозурлык бирә. Ул көрәш дәрте, 
халык уеннары, бәйгеләр, җыр-биюләр белән йөрәкләрнеҗилкендерә.
Киләчәктә Ватанның һәм үз гаиләләренең иминлеге сагына басачак егетләрнең кыюлыгы, җитезлеге, булганлыгы нәкъ менә шунда сынала. 

Сабан туе һәрберебезгә матур тәэсирләр бүләк итсен, нәтиҗәле хезмәткә, бердәмлеккә рухландырсын, көч-егәр өстәсен!

Сезгә һәммәгезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, игелек һәм 
муллык телим.

 Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев