9 декабрь көнне «Факел» клубында "Илемнең киләчәге минем кулларда" дип исемләнгән рәсем конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү булды.
Район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова иң элек балалар белән коррупция хакында әңгәмә оештырды. Аннан соң ясалган рәсемнәргә нәтиҗә ясалды.

Башлангыч сыйныфлар арасында: Галимуллин Алмаз (3 сыйныф), Нәбиев Ислам (4 сыйныф) - беренче, Салахова Диләрә (2 сыйныф), Мөхәммәтҗанов Самат (2 сыйныф) - икенче, Матвеева Валерия (1 сыйныф), Нәбиева Зәлия (3 сыйныф) өченче урын яулады.
Югары сыйныфлар арасында:Мәннәпов Ранил (10 сыйныф), Мәннәпова Алисә (7 сыйныф) - беренче, Шәмсетдинова Динә (5 сыйныф), Хәлиуллина Гүзәл (5 сыйныф) - икенче, Сәләхова Эльвина өченче призлы урынга лаек булды.




Нет комментариев