Балтач бистәсендә яшәүче кадерлебез РҮЗИЛӘ МӘКСҮТ кызы ГЫЙМАТДИНОВАның 20 августта 50 яшьлек юбилее.
Сине шушы алтын юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, якыннарың янәшәсендә озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелләрдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, әти-әниең һәм бертуганнарыңның гаиләләре.
Фото: maiklogoliki.liveforums
Нет комментариев