Сәрдегән авылында яшәүче якын кешебез ГАЗИНУР ӘХМӘТҖАНОВның 22 декабрь дә 60 яшь лек юбилее.
Кадерлебез! Син - киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә горурланырлык әти, ир һәм бабай, безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Киләчәктә кайгы-хәсрәт күрмичә, тигезлектә, бер-беребезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, балаларның, оныкларның, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, туганнарың, әбиең һәм кода-кодагыйларың исеменнән тормыш иптәшең Рәсилә.
Нет комментариев