Җирле үзидарә көне уңаеннан, бу өлкәдә озак еллар фидакарь хезмәт куйган кайбер хезмәткәрләр муниципаль район башлыгының зур бүләкләренә лаек булды.
Район контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов районның Мактау таныклыгы, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов (55 яшьлек юбилеен да искә алып), Урта Көшкәт җирле үзидарәсе башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Гүзәл Хәкимова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Фото: http://cards.tochka.net/ecards/5710-shikarnyy-buket-na-den-rozhdeniya/
Нет комментариев