Түбән Шубан авылында яшәүче кадерле сеңлебез ФӘРИДӘ ВАСЫЙЛ кызы ШӘФИГУЛЛИНАны олуг юбилее белән котлыйбыз.
Бүген синең юбилеең, сеңлем!
Илле яшең - Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Балаларың өчен тормыш терәге.
Рухи ныклыкны зур итеп
Ходай сиңа биргән тумыштан.
Сыгылмыйча, батыр яшисен син,
Тәм, ямь табып шушы тормыштан.
Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык биреп, кызларыңның һәм кияүләреңнең кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән җизнәң Илнур, апаң Фәния һәм якыннарың.
Фото: axmama
Нет комментариев