Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әти-әниебез ФӘРИДӘ һәм ХИДИАЛ ЯГФАРОВЛАРның бергә тормыш итүләренә 40 ел була

Гомер буе язсын иде безгә «Әти-әни» диеп яшәргә...

Балтач авылында яшәүче кадерле әти-әниебез ФӘРИДӘ һәм ХИДИАЛ ЯГФАРОВЛАРның бергә тормыш итүләренә 40 ел була. Ярый әле яшьлектә сез бер-берегезгә очрап табышкансыз, кавышкансыз. Тормыш юлыгызда куанычлар да күп булды, бала югалту ачысын да кичерергә туры килде, ләкин сез гел янәшә булдыгыз: бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып яшәдегез. Кайчан кайтсак та, ачык йөз белән безне каршы аласыз. «Балаларыбыз, оныкларыбыз!» - диеп өзгәләнеп торасыз. Безнең белән борчыласыз, безнең белән шатланасыз. Сез һәр кешегә ярдәм кулы сузарга әзер, шуңа да сезне туганнар, күршеләр хөрмәт итәләр. Әти-әни! Без сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек телибез, парлап барыр юлыгыз озын булсын, киләчәгегез матур булып, бәхет-шатлыкка күмелсен. Безнең шундый әти-әниебез булу - тормышның иң зур бүләге! Без сезнең белән горурланып яшибез!
Әти-әни, сез бит тормыш яме,
Безнең өчен олы бер терәк.
Озак яшәп, һәрчак шат булыгыз,
Сез бит безгә бик кирәк, бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән улыгыз Альберт, кызыгыз Альбина, киявегез Илшат, оныкларыгыз Азалия, Ислам.
erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B