Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әтиебез ГАБДЕЛНУР ГАБДЕЛБӘР улы ГАЗЫЙМОВ 19 сентябрьдә гомеренең истәлекле көнен – 60 яшьлек матур юбилей таңын каршылый.

Балтач авылында яшәүче кадерле әтиебез ГАБДЕЛНУР ГАБДЕЛБӘР улы ГАЗЫЙМОВ 19 сентябрьдә гомеренең истәлекле көнен - 60 яшьлек матур юбилей таңын каршылый.

Кадерле әтиебез! Йөрәктәге иң җылы хисләр аша сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, борчу-мәшәкатьсез имин тормыш телибез. Киләчәктә дә яшәешебезнең бизәге булып, балаларыңның игелеген, ихтирамын тоеп, оныкларыңның шат авазларына сөенеп, әниебез белән тигезлектә, гаилә җылысына сыенып, рәхәт, бәрәкәтле, мул тормышта яшә.
Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Озак яшә, бер дә авырма син,
Хәер савап кайтсын үзеңә!
Сагынышып җыелырга язсын
Әти-әни йорты түренә.
Барлык туганнар һәм әниебез исеменнән Газыймовлар гаиләсе.
Фото: http://bestnews.lv/news/vybor_cvetov_na_prazdniki/2013-09-03-381

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250