Дорга авылында яшәүче кадерле әбиебез КЛАВДИЯ ВАСИЛЬЕВНАның 9 февральдә 80 яшьлек юбилее.
Әбиебез! Ходай биргән гомереңне җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге белән балаларыңның игелеген, оныкларыңның ягымлы карашын тоеп үткәрүеңне телибез.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Давыл булып искән җилләргә.
Яшә җирдә таза имән булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Александр һәм улың, кызың, киявең, киленең, оныкларың һәм оныкчыгың.
Фото: http://bonnar.satu.kz/p903457-alstromeriya.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев