Әниебез ФӘҮЗИЯ СӘФӘРГАЛИ кызы МИҢНЕХАНОВАга 23 февральдә 55 яшь тула
Котлыйбыз

Әниебез ФӘҮЗИЯ СӘФӘРГАЛИ кызы МИҢНЕХАНОВАга 23 февральдә 55 яшь тула

Шеңшеңәр авылында яшәүче әниебез ФӘҮЗИЯ СӘФӘРГАЛИ кызы МИҢНЕХАНОВАга 23 февральдә 55 яшь тула.

Кадерле әниебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сина аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.
Кояш дисәк, кояштан да кайнар,
Аем дисәк, айдан яктырак!
Бу дөньяның тиңсез байлыгы син,
Юктыр берни синнән дә затлырак!
Иң изге теләкләр белән әтиебез Альберт, кызларың Рәзинә, Алсу, Рәсимә, кияүләрең Илшат, Булат һәм оныкларың Әдилә, Азамат, Айзат.
Фото: decoclay


250

Нет комментариев