Борнак авылында яшәүче кадерле әниебез ГӨЛСИРӘ ВАФА кызы НУРГАЛИЕВАның 20 декабрьдә 55 яшьлек юбилее.
Әни, сине шушы матур бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз һәм сиңа ихлас рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Җан биреп иркәләп үстердең, төпле киңәшләрең белән гомер юлыбызда якты маяк булып барасың. Әби-бабайга игелекле кыз, әтиебезгә олы терәк, балаларыңа кадерле әни, киявеңә, оныкларыңа кадерле әби, киленеңә үрнәк кайнана син.
Кадерлебез, һәрвакыт шундый ачык йөзле, үткен сүзле, шат күңелле, ярдәмчел булып кал. Әтиебез белән тигезлектә, саулык-сәламәтлектә, җан тынычлыгы белән, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның игелеген, оныкларыңның куанычын күреп, сөенеп һәм сөелеп, әле тагын бик күп еллар бергә бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын сиңа.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак куңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Камил, балаларың Гүзәл-Рүзәл, Рамил-Резеда, оныкларың Марсель, Рамилә, кода-кодагыйларың.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев