Алан авылында яшәүче әниебез ҖӘМИЛӘ ГАПДЕЛГАНИ кызы РӘХМАТУЛЛИНАга 27 майда 60 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, борчу-мәшәкатьсез көннәр, имин, мул тормыш, бәхетле картлык телибез. Киләчәктә тормышыбызга ямь өстәп, әтиебез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызга сөенеп, тынычлыкта яшәргә язсын.
Тормышыбыз һәрчак ямьле булсын,
Бергә-бергә матур яшик без.
Синең киңәшеңне, терәгеңне тоеп,
Әни, диеп озак дәшик без!
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың Гөлшат, Илшат-Гөлнур, Ленар-Илзия, оныкларың Камил, Ильяс.
Фото: http://www.youtube.com/watch?v=XEZGV8vKZ44
Нет комментариев