Яңгул авылында яшәүче әниебез РЕЗИДӘ ЗӘКИ кызы ЗАКИРОВАга 3 май көнне 60 яшь тулды.
Кадерле, сөекле әниебез! Сине 60 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев