Яңгул авылында яшәүче СӘРИЯ САЛИХҖАН кызы ХӘТИМОВАның 27 мартта 50 яшьлек юбилее.
Кадерле апам! Йөрәктәге җылы хисләр аша туган көнең белән котлыйбыз. Олуг юбилеең мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, гомер юлың сикәлтәсез һәм куанычлы булсын. Кайчан гына әле син әниемнең олы кызы булсаң, бүген инде тормыш иптәшеңнең сөекле хатыны, өч күз нурың - улларыңның газиз әнисе, якыннарыңның хөрмәтле туганы, хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе. Һәрвакыт ачык йөзле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булуың өчен без сине бик яратабыз! Сиңа дөньяның бар матурлыгын, сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхетнең чиксезен телибез. Киләчәктә дә балаларыгызның игелеген күреп, аларның бәхетләренә сөенеп, җизни белән пар канатлы булып муллыкта, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын сезгә!
Рәхмәт синең җылы сүзләреңә,
Көләч йөзең, татлы телеңә.
Бүгенгедәй сабыр, тыйнак булып
Насыйп булсын иде безгә,
Туганлыкны олылап яшәргә!
Иң изге теләкләр белән әти-әнием, тормыш иптәшең, балаларың, барлык туганнар исеменнән сеңлең Нурия гаиләсе.
Фото: http://www.svadba.kharkov.ua/content/view/2981/250/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев