Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әтиебез СӘЛИМ НИЗАМЕТДИН улы ХӨСНЕТДИНОВның бүген 55 яшьлек юбилее

Бөрбаш авылында яшәүче кадерле әтиебез СӘЛИМ НИЗАМЕТДИН улы ХӨСНЕТДИНОВның бүген 55 яшьлек юбилее.

Әти! Сине олуг бәйрәмең, юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Саулыкның ныгын, бәхетнең тулысын, җан тынычлыгы һәм борчуларсыз куанычлы көннәр телибез. 7 хатын-кызга түзгәнең өчен рәхмәт! Безнең өчен син дөньядагы иң сөекле, иң изге, иң көчле ир һәм әти була белдең! Пар канатың, әниебез белән бергә һәр туган таңга сөенеп, кайгы-хәсрәтсез, безнең кадерне тоеп яшәгез!
Шул исәптән әниебез РӘХИЛӘ ГАЛИМҖАН кызы ХӨСНЕТДИНОВАны үтеп киткән Әниләр көне белән котлыйбыз. Әти малай тели дип бер-бер артлы биш кыз алып кайткансың. Рәхмәт! Ә иң зур рәхмәтебезне әбиебез НУРҖИҺАН ХӨСНЕТДИНОВАга.
Әти, әни һәм әби! Сез безнең өчен иң якын кешеләр! Һәрвакытта безнең юлыбызны яктыртып торыгыз!
Сезне яратып, кызларыгыз Айзәлә, Фәнзилә, Гөлия, Гүзәлия, Адилә.
Фото: oneflower

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250