Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Туганыбыз ӘМИНӘ ЗИННӘТ кызы ӘБДЕЛХАКОВА 24 сентябрьдә гомеренең олуг бәйрәмен – 55 яшьлек юбилее

Яңгул авылында яшәүче туганыбыз ӘМИНӘ ЗИННӘТ кызы ӘБДЕЛХАКОВА 24 сентябрьдә гомеренең олуг бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Табигатьнең иң мул мизгелендә дөньяга килгәнсең, шуңа күрә дә синдә барлык изге, яхшы сыйфатлар тупланган. Сабырларның сабыры, тырышларның тырышы, бар гомереңне гаиләңә, туганнарыңа, барча кешегә яхшылык эшләргә багышладың. Тормыш юлыңда тугрылыклы хатын, үрнәк Ана, әйбәт килен, яхшы кайнана, яраткан әби, киң күңелле, юмарт, кешелекле туган булдың. Нинди эшкә алынсаң да, жиренә житкереп башкара белдең.
Кадерлебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, саулык, гаилә бәхете, жан тынычлыгы телибез. Балаларыңның игелеген күреп, оныклар шатлыгына күмелеп, туганнарыңны сөендереп, жизнәбез Габделфәрт белән тигезлектә яшәгез.
Шатлык сөенечләр ташламасын,
Кайгы җиле ишек какмасын.
Ходай сине якыннарың өчен
Күз карасы кебек сакласын.
Иң изге теләкләр белән Каюмовлар, Габделхаковлар, Мөхәмәдиевлар, Нәкыйповлар, Галиевлар.
Фото: http://buket-podarok.ru/wpmain/files/ubi/149.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250