«Балкыш» җыр һәм бию халык ансамбле гала-концертта «Бию такмаклары» вокаль-хореография композициясе белән чыгыш ясады
Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә «Бускельёсын пумиськон» Бөтенроссия милли мәдәният фестивале узды.
Фестиваль традицион халык бәйрәмнәрен уздыруны торгызуга, үз халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән кызыксынуны арттыруга, буыннар арасында социаль элемтәләрне ныгытуга юнәлтелгән.
«Балкыш» җыр һәм бию халык ансамбле фестиваль лауреаты булды һәм гала-концертта «Бию такмаклары» вокаль-хореография композициясе белән чыгыш ясады.
Нет комментариев